Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы Указы нигезендә, Лаеш муниципаль районыннан, 20 майдан соң хәрби хезмәткә 29 якташыбыз җибәреләчәк, аларның 8е төрле төр гаскәрләрдә машина йөртүче булып хезмәт итәчәк. Техник-икътисад техникумын тәмамлаучылар, сәламәтлеге буенча туры килә торган, Самара астында шефлыкка алынган хәрби частькә китәчәк, дип хәбәр итте Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев. 22 май көнне район мәдәният йортында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» н үткәрү планлаштырыла.
Егетләргә хәрби хезмәткә сыйфатлы әзерләнүләрен теләп калабыз.