Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Instagram социаль челтәрендәге битендә язды.
"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп – хисап ясалачак», - дип язды ул.