30 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанның мәшгульлек үзәкләренә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша дистанцион рәвештә меңнән артык гариза бирелгән, электрон почта аша 547 гариза кергән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һәр гариза шәхси тәртиптә эшкәртелде. Гражданнарны беренчел кабул итү (теркәү) гражданин тарафыннан туры килә торган эш эзләүдә дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон рәвештә гариза биргәндә башкарыла. Гариза ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, „Хезмәт һәм мәшгульлек“ (ЕСИА аша керү) өстәмә битендә бирелә", - диелә хәбәрдә.
Порталдан файдалану мөмкинлеге булмаса, гариза бланкын мәшгульлек үзәге сайтында күрсәтелгән электрон адреска җибәрергә мөмкин. Гаризага паспорт, хезмәт кенәгәсе, мәгариф турындагы документ, соңгы өч айда уртача хезмәт хакы турында белешмә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык куярга кирәк.
Эшсез гражданнарны яңадан теркәү аларның шәхси булуыннан башка башкарылачак. Яңадан теркәлү һәм эшсез дип тану өчен билгеләнгән көннәрдә элемтә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүче күрсәткән телефон номеры буенча башкарылачак.