Киләсе ике атнада Татарстанның кече бизнесы чикләүләр белән эшләүне дәвам итәчәк, ташламалар 19 апрельдән соң гамәлгә кертелергә мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда эпидемиология вәзгыяте гади түгел. Коронавирус белән авыру очракларын даими теркәү бара. Шуңа күрә бу һәм киләсе атнада чикләү чаралары тулы күләмдә эшләргә дигән карар кабул ителде", - дип хәбәр итте спикер.
Патяшина билгеләп үткәнчә, ташламалар республикадагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып каралырга мөмкин.