Карантинда булган барлык эшләүче пенсионерларга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Социаль иминият фонды җитәкчесе урынбасары Фердинат Закиров хәбәр итте. «Россия Хөкүмәте тарафыннан 1 апрельдә кабул ителгән карар бүгенге көндә үз-үзеңне изоляциядә булган 65 яшьтән өлкәнрәкләр эшләүче гражданнарга кагыла. 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр алар өчен эшкә сәләтсезлекнең электрон кәгазе формалаштырылачак, шуннан соң түләүләр билгеләнәчәк», — диде Закиров.