Азык-төлек кибетләре һәм даруханә челтәрләре, шулай ук 100 кв.метр мәйданлы кибетләр агымдагы режимда 30 апрельгә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Халык кулланышы товарлары, азык-төлек продуктлары, сәнәгать товарлары линейкасы белән сәүдә итүче кибетләрнең эше 100 кв. метрга кадәр кибет һәм предприятиеләрдә мөмкин . Республика территориясендә азык - төлек товарлары линейкасына бәйле барлык нәрсәләр дә үз эшен дәвам итә", - диде ул.
Моннан тыш, кафе һәм рестораннар бары тик клиентларны утыртмыйча гына ризык китерүгә яки алып чыгаруга гына эшләүләрен дәвам итәләр. Кичә Россия Президенты Владимир Путин эш көне режимын 30 апрельгә кадәр озайтты.