Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга 356 беркетмә төзелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
"Сәбәпсез урам буйлап йөргән гражданнарга үз – үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 356 беркетмә төзелгән", - дип хәбәр итте Патяшина.
Моннан тыш, чит илләрдән килгән һәм алар белән элемтәгә кергән гражданнарга карата 42 беркетмә төзелде.