Татарстанда эшләми торган көннәр чорында балалар бакчасы өчен абонент түләвен гамәлдән чыгардылар. Тиешле карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу хакта ул «Инстаграмда»сәхифәсендә язган.
Ул бу уңайдан ата-аналардан күп мөрәҗәгатьләр килүен әйтте.
"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты.
Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!"— дип билгеләп үтте ТР Президенты.