Бүген Россиядә хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

16 белгеч хезмәт иткән Лаеш районы хәрби комиссариатын Александр Юрьевич Афанасьев җитәкли.

Ел саен, күп еллар дәвамында, безнең комиссариат мобилизация әзерлеге торышы, хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек һәм Хәрби Көчләргә яшьләрне озату, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү, ветераннар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән эшләү буенча алдынгы позицияләрне били.

Кадерле хәрби комиссариат хезмәткәрләре!

Зур булмаган, әмма дус һәм бердәм коллективыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телибез!

Сезгә хас булган намуслылык, һөнәри осталык, зирәклек киләчәктә дә яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итсен!
Сезнең хезмәтегез, Ватанның ышанычлы сакчыларын әзерләүдә зур өлеш кертүегез һәм югары җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International