Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантларга конкурс игълан ителде

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен аларның матди-техник базасын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс игълан итте.

"Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү объектларын, махсус транспортны сатып алу, төзү яки модернизацияләүгә файдаланырга мөмкин»,-диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы 70 млн. сум тәшкил итә.

Гаризалар һәм документлар 7 майга кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм кирәкле документлар турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International