Барлык паспортлар һәм машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә өч айга озайтылачак

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гражданнарның шәхесе таныклыкларын кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер кешеләргә бюрократик формальлек һәм инстанцияләр буенча йөрүгә кадәр түгел, шуңа күрә Хөкүмәттән паспортларны, машина йөртү хокукын һәм шәхесне таныклаучы башка документларны кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләвегезне сорыйм», — диде РФ Президенты.

Моннан тыш, Президент билгеләп үткәнчә, эшсезлекне рәсмиләштерү дә мөмкин кадәр гадиләштереләчәк һәм аны дистанцион форматта уздырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International