Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрендә тикшерүне көчәйтергә кушты

2020 елның 10 апреле, җомга

Оператив штабның кайнар линиясенә халыктан шалтыратулар килә, махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кеше күп булуы борчый.
Президент республика шәһәрләрендә тиешле хезмәтләр тарафыннан патрульлек итүне көчәйтергә кушты.

"Оператив штабның кайнар линиясенә республика халкын борчыган күп санлы шалтырату килә. Кешеләрне Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кешеләр күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар чаралар күрүне сорый.

Шуңа бәйле рәвештә республика Президенты бүгенге көннән шәһәрләрнең тиешле хезмәтләре белән патрульлек итүне көчәйтергә кушты", - дип билгеләде Лилия Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International