Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» программасы буенча республика халкының сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк. Трансляцияне иртәгә, 14 апрельдә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак. Башлана 14 сәгатьтә.
Фишман-Бекмамбетова программага эләгәчәк ишегалларны ничек сайлаганнары, аларны көтә торган үзгәрешләр, эшләр башлану һәм үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлылар белән проектларның нинди форматта каралачагы турында сөйләячәк.