Татарстанда бирелгән санлы үткәргечләр саны 3 миллионнан артып киткән, 13 апрельгә республикада 900 меңнән артык кеше теркәлгән.
6 нчы максат — дачага чыгу/дачадан кайту-элеккечә иң популяр сорау булып кала бирә. Аны кулланучыларның 56,5% ы сайлый.
Искәртеп узабыз, шәһәр читендәге йортка, яңа кагыйдәләр нигезендә, атнага ике тапкыр барырга була, моның өчен дүрт санлы пропуск алып була.
Моннан тыш, Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше эшкә яраксыз туганнарына кирәкле азык-төлек һәм дарулар китерү өчен цифрлы пропуск рәсмиләштерә, дип хәбәр итә ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте.