Сигез ел эчендә Татарстанда урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга ирешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Мин Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм башкарма хакимият органнары белгечләренең җайга салынган эшен билгеләп үтәсем килә. 2011 елдан 2019 елга кадәр янгын куркынычы янаган чорларда үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга ирешелде», — диде ведомство башлыгы.
Ул 2020 ел башыннан Россия территориясендә 1000нән артык урман янгыны булган, аларның мәйданы 200 мең гектар тәшкил иткән, дип өстәде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урманнарда януга юл куймас өчен, республикада янгын куркынычы чорына әзерлек вакытында гаять зур эш башкарган.
«Барлык Урман янгыннары станцияләре, янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде. Моннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, халык, урман янындагы җир кишәрлекләре хуҗалары белән күп кенә очрашулар үткәрелде", - дип билгеләп үтте Равил Кузюров.
Ул искәрткәнчә, республикада янгын куркынычы сезоны 6 апрельдә башланды. Аны бозган өчен җитди штрафлар каралган.