Татарстанда Министрлар Кабинетының республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турындагы карарын үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрби комиссариатларга барырга рөхсәт итүче пункт белән тулыландырдылар. Документка ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Хәзер өйдән чыгу өчен махсус сервис кулланучы гражданнарга СМС җибәргәндә хәрби комиссариатка бару максаты белән күрсәтергә мөмкин. Моның өчен өйдән айга бер сәгатькә бер тапкыр чыгарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, әлегә Татарстан халкы арасында цифрлы пропусклар буенча өйдән чыгуга «дачага чыгу»иң популяр сорау булып кала бирә. 13 апрель көнне 20: 00 мәгълүматларына караганда, барлыгы 3 094 859 код-йорттан чыгу өчен рөхсәт язуы бирелгән. Гомумән алганда, цифрлы пропусклар сервисында 900 меңнән артык татарстанлы теркәлгән.