Татарстанда быел 60 тан артык авария хәлендәге торак бина күчереләчәк

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 60тан артык авария хәлендәге торак бинадан кешеләрне күчерүне планлаштыралар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгинга сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Тыгин билгеләп үткәнчә, республикада «торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметү тәэмин итү» төбәк проекты буенча авария хәлендәге торактан күчерү буенча эш дәвам итәчәк. 2019 елда 86 авария хәлендәге йорттан 1,7 мең кеше күчерелгән. Бу елда план буенча 66 бинадан 175 гражданны күчерү планлаштырыла. Аерым алганда, узган ел 98 Бөек Ватан сугышы ветераны, 134 сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, 300 дән артык ятим бала, 267 кешедән торган 33 күпбалалы гаилә, 54кә якын яшь гаилә һәм башка категория гражданнарны торак белән тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International