Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарда үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларны тотачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Безнең инспекторлар составы урманнарда куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тота. Үзәк аппарат белән турыдан - туры Казан шәһәре буенча өч хезмәткәр билгеләнгән. Әгәр кеше урманда һәм аның нигезе юк икән, инспектор кагыйдә бозуны теркәп, башкарма хакимият органнарына хәбәр итә», — диде ведомство башлыгы.
Ул эшнең хокук саклау органнары белән бергә алып барылуын билгеләп үтте. Барлык кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тартачаклар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларга карата күп санлы шикаятьләрдән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты.
Моннан тыш, республика башлыгы үз-үзеңне изоляцияләүчеләргә карата беркетмәләр төзергә мөмкин булган затлар даирәсен киңәйтте.