Татарстанда азык-төлек җитештерүчеләрдә дә, сәүдә челтәрләрендә дә, бүлү үзәкләрендә дә кытлык күзәтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоэлемтә режимында узган утырышта хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Мин шәхсән логистик үзәкләрдә булдым һәм продукция җитәрлек дип ышанып әйтә алам. Җитештерүчеләрдә дә, сәүдә челтәрләре буенча да бәя кую мәсьәләләре көн саен контрольдә», – дип ассызыклады Җәббаров.
ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, республикада азык-төлек продукциясенә бәяләрне арттыруга ярдәм итүче законнарны бозуларны ачыклау буенча күзәтчелек чаралары оештырылды, дип өстәде.
"Азык-төлек продуктларына, шул исәптән беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлегенә кертелгән бәяләрнең төп үсеше күпләп сату базарларында, складларда һәм базаларда күзәтелә. Шул ук вакытта челтәр кибетләрендә азык – төлеккә бәяләр нигезсез тирбәлешкә дучар ителми, - дип ышандырды ул. - Бәяләрнең спекулятив артуына без чик куячакбыз һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартачакбыз".
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциянең төп төрләренә бәяләр узган елгы күрсәткечләр дәрәҗәсендә, ә кайбер товарлар буенча, мәсәлән, шикәр һәм тавык йомыркаларына бәяләр хәтта түбәнрәк булуын билгеләп үттеләр.