Татарстанда уку елы гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында уку елы вакытында — 25-30 майда тәмамланачак, ә аннары мәктәп укучылары имтиханнарны тапшырачак, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын 8 июньнән башлап тапшыра башлаячак. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ГДИ нинди форматта узачагы әлегә ачык түгел.

"Әгәр санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар узачак. Урыннарда ГДИ үткәрү мәсьәләсе карала, әмма әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтихан регламенты өстәмә рәвештә җиткереләчәк", - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International