Бүген Таиландтан туганнары килгән татарстанлыларга аларны аэропортта каршы алуны тыялар. Бу хакта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, аэропорттан коронавирус белән авыру билгеләре булган очракта, шунда ук йогышлы авырулар хастаханәсенә яки обсерваторга җибәрәчәкләр. Шуңа күрә туганнарын юлдан очратып булмый.