Татарстанда коронавирус белән авыручы биш кеше авыр хәлдә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда Covid-19 диагнозы белән расланган 90 кешене дәвалыйлар,өстәвенә биш пациент авыр хәлдә. Бу хакта онлайн-брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Расланган диагнозлы 107 пациентның 17се терелде, 58е ТР стационарларында, шуларның бишесе – авыр хәлдә, 32се амбулаториядә дәвалана», – дип аңлатты спикер.

Россиядә яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны көн саен арта бара. Татарстан буенча соңгы атнада авыручылар саны көн саен 15,2% ка арткан.

Чит илләрдән килгән 1523 граждан медицина күзәтүе астында, ә 20 меңнән артык кеше инде исәпкә алынган, дип ачыклык кертте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International