Татарстанда язгы кыр эшләре кызу темплар белән бара

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстанда язгы кыр эшләре узган ел күрсәткечләреннән алда бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көзге культуралар 480 мең га мәйданда (99%), күпьеллык үләннәр — 388,7 мең га (80%) тукландырылган. Барлыгы 486,7 мең га мәйданда уҗымнарны, 484,1 мең га күпьеллык үләннәрне тукландырачаклар.

Тырмалау 215,1 мең га уҗымнарга, 431,4 мең га күпьеллык үләннәргә һәм 1244,3 мең га туңга сөрелгән һәм парга башкарылган. Сабан культураларын чәчү динамикасы 125,7 мең га тәшкил итә, 2019 елда-28,2 мең га, барлыгы 1,8 млн. га чәчәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International