Татарстан аграрийлары өчен еллык 5% ка кадәр ташламалы кредит бирү каралган

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан аграрийлары өчен еллык 1% тан 5% ка кадәр ташламалы кредит бирү каралган. Бу хакта брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, республикада агымдагы елда Үсемлекчелек, Терлекчелек, сөт терлекчелеге, продукцияне эшкәртү һәм хуҗалык итүнең кече формалары буенча субсидияләр каралган.

«Бер заемчыга кредит бирү лимитының иң чик күләме билгеләнде-600 млн сумнан артык түгел", - дип төгәлләштерде Җәббаров.

17 апрельгә вәкаләтле банклар тарафыннан 12,2 млрд.сумлык 152 гариза килештерелгән һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән, шул исәптән кече хуҗалык рәвешләре буенча – 400 млн. сумнан артык 84 гариза. Бүгенге көндә 9,1 млрд.сумлык 121 кредит бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International