Җыелмалар җирле бюджет акчаларыннан апрель - май айларында 49 уку көне эчендә бер укучыга 7,70 сум исәбеннән формалаштырылган. Әлеге акчалар дистанцион рәвештә укучы укучылар өчен беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары җыярга мөмкинлек бирде.
⠀
Моннан тыш, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, район җитештерүчеләре һәм эшкуарлары белән берлектә, 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, шулай ук аз керемле гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү турында Карар кабул итте. Барлыгы 332 азык-төлек җыелмасы формалаштырылган, аларның күбесе алган инде. Калган җыелмалар иртәгә китереләчәк.