ТР яшь инспекторлары онлайн-дәресләр белән шөгыльләнергә өнди торган челленджда катнаштылар

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Өйдә дә файдалы утырырга кирәк. Мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга һәм күп яңалыклар белергә була. ЮИД матбугат үзәгенең яшь хәбәрчеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә челлендж #Домооставайсяпддзанимайся социаль челтәрләрдәге онлайн-дәресләр белән шөгыльләнүне хуплады.

Барлык видеодәресләр дә юлда үз-үзен тотышына багышланган. Шулай итеп, аларның берсендә яшь инспекторлар балаларга һәм аларның ата-аналарына Интернет челтәрендә яктылык кайтаручы элементлар турында сөйләделәр һәм аларның юлдагы әһәмиятен аңлаттылар.

Яшүсмерләр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, караңгыда фаралар кертелгән вакытта җәяүлене 350 метрга кадәр ераклыкта күрүләрен искә төшерде. Әгәр андый элементлар юк икән, бу ераклык 50дән 100 метрга кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International