Татарстанда ялган документлар ясау маддәсе буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Сүз эш бирүчедән үз-үзеңне изоляцияләү вакытына күчүне рөхсәт итүче ялган белешмәләр турында бара, дип хәбәр итте брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
"Шундый мисалларның берсе-Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат гамәлдә булмаган фирма реквизитларын кулланып мөһер ясаган. Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга территорияләрендә тоткарлыксыз йөрүне рөхсәт итүче ялган белешмә әзерләдем», — диде ул.
Бу очракта каралган максималь җәза-6 айга кадәр кулга алу.