Татарстанда " Безнең ишегалды" программасына елына 10 млрд. сумга якын акча тотарга планлаштыралар

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасына гомуми бюджеттан 50 млрд.сум күләмендә елына 10 млрд. сумга якын акча тотарга планлаштыралар. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Финанслау күләме элеккечә кала, хәзер ул биш елга бүленәчәк һәм шуңа бәйле рәвештә пропорцияләр үзгәрәчәк. Ягъни бездә салына торган 50 млрд. сумлык бюджет биш елга бүленәчәк", - диде Галимова.

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр планлаштырылган.

2019 елда «Безнең ишегалды» масштаблы программасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программа планы нигезендә, республикада юлларны, тротуарларны һәм тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр, чүплекләр һәм балалар мәйданчыкларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру планлаштырылган. Башта эшләрне өч еллык срокта башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International