9 майга планлаштырылган бәйрәм салюты күчереләчәк

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе территориясендә COVID-19 короновирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында, шулай ук инфекциянең яңа учакларын булдырмас өчен, Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салюты гамәлдән чыгару турында Карар кабул ителде.

Шулай ук бу карар яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш кысаларында гражданнар һәм транспорт хәрәкәтенә чикләү чаралары кертү дә йогынты ясады.

Салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар көнендә булачак, аның Датасы соңрак игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International