Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстанның барлык клиникалары җиһазлар һәм дарулар белән тәэмин ителгән

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның барлык клиникалары кирәкле медицина җиһазлары, медикаментлар белән, ә табиблар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры мәгълүматларына караганда, 22 апрель торышына, коронавирус йогышы белән расланган 355 авыруның 149ы стационарда, 166сы амбулаториядә дәвалана, ә 40 кеше терелгән.

Алексей Песошин ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта республикада махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен 3049 ятакка 26 дәвалау учреждениесе билгеләнгән. 1597 кеше карантин режимында, ә обсерваториядә күптән түгел Таиланд, Төркия һәм Һиндстаннан килгән 273 кеше урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International