Татарстан Милли музеена Илһам Шакиров орденын тапшырдылар

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Милли музеена республиканың иң югары дәүләт бүләген — татар җырчысы Илһам Шакировныкы булган 1 нче номер астында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырдылар. Ядкарьне тапшыру инициативасы белән легендар артистның туганнары чыкты.

Барлык кирәкле кәгазьләрне раслаганнан соң, орден ТР Музей фондының бер өлеше булачак һәм ТАССРның 100 еллыгына төзелгән «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр»дип аталган зур экспозициядә үз урынын алачак.

Орден белән бергә туганнары Илһам Шакировның башка бүләкләрен дә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International