Татарстанлыларга «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылырга тәкъдим итәләр. Видео-мөрәҗәгатьне «Россиянең Үлемсез полкы» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин социаль челтәрләрдә урнаштырды.
Быел коронавирус йоктыру куркынычы янау сәбәпле, Җиңү көнен бәйрәм итү күчерелде. Шуңа күрә туганының, Бөек Ватан сугышында катнашучының портретын урамнар буйлап бер сафта узып булмый.
Геройның фотосурәтен һәм тарихын социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз һәм #Үлемсез Полкроссия #Үлемсез Полколктатарстан #Үлемсез Полколконлайн хэштегын куегыз.
Барлык тарихлар да «ВКонтакте» да Татарстандагы «Россиянең Үлемсез полкы»хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсенең рәсми берләшмәсендә агрегацияләнәчәк.