Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре аталды

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстанның 2020 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәре аталды. Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Быел Тукай премиясенә 12 кандидат тәкъдим ителде.

Лирон Хәмидуллин ("Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "горизонтта Аҗаганнар" китаплары өчен), Денис Осокин ("Огородные пугала ноябрьдән мартка кадәр" җыентыгы өчен), Идрис Газиев (татар композиторлары, халык җырлары әсәрләреннән солль программалар өчен) һәм Резедә Ахиярованың "Сөембикә" операсының иҗат коллективы - Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко һәм Гөлнара Гатина лауреат булдылар.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары белән гамәлгә куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International