Татарстанның 42 районы янә бодай, арпа һәм солы чәчүгә чыктылар

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең планнарына үзгәрешләр кертте. Басуларда эшләрне туктатып торырга туры килде. Әмма, табигатьнең көйсезлекләренә карамастан, Татарстанда чәчү эшләре дәвам итә. Республика аграрийлары язның бер генә сәгатен дә калдырмаска тырыша.

Бүгенге көндә көзге культуралар 481,3 мең га мәйданда, ягъни 99% ка, күпьеллык үләннәр – 394,4 мең га, ягъни 81% ка тукландырылган. Быел барлыгы 486,7 мең га мәйданда көзге бөртекле культураларны, 484,1 мең га күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк булачак.

Тырмалау 266,3 мең га мәйданда (планлаштырылганның 68%), 448,5 мең га күпьеллык үлән (93%) һәм 1405,6 мең га туңга сөрелгән һәм пар (66%) үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International