Татарстанда гамәлдә булган йорттан чыгу өчен цифрлы пропусклар системасына яңа максат керттеләр. Республикада яшәүчеләрнең ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен урамга чыгу мөмкинлеге туды. Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
12 нче Пункт «ачык һавада физик культура һәм спорт белән индивидуаль шөгыльләнү»өчен рөхсәт итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, цифрлы пропусклар системасында 1,5 млн татарстанлы теркәлгән. Өйдән чыгу өчен иң кирәкле сәбәп-дачада булу яки аннан кайту. 13 апрельдән системада үзмәшгульләр өчен дүрт өстәмә максат билгеле булды.