Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда яңгыр явуы ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчле җил, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез һава температурасы 9-14 градуска җитәчәк. Казанда термометр баганалары +10°дан +12°га кадәр тибрәнәчәк.