Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 ел, 29 апрель, 349 нчы карары белән республика территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында язгы ау тыела.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аучылык ачык булуын аңлау дөрес түгел, чөнки Россия Федерациясе субъектларының аучылык өлкәсендәге вәкаләтләре бу территорияләргә кагылмый.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә ау бу территорияләр турында нигезләмәләр белән тыела.
Шулай итеп, язгы ау Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тыела.