Татарстан укучылары 12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
"Министрлык ата – аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә мәгълүмат әзерләде", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
1 – 8 сыйныф укучылары укуларын дистанцион форматта 23 майда, ә 9-11 сыйныф укучылары 30 майда төгәлләр дип көтелә.