Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, аларның толлары, концлагерь тоткыннары, шулай ук Татарстаннан тыл хезмәтчәннәре 1,8 млрд.сум күләмендә акча алдылар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.
«РФ Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында“ гы Указы нигезендә, ике сумма: 75 мең сум һәм 50 мең сум акча бар. Сугыш инвалидларына һәм анда катнашучыларга, аларның толларына, концлагерьларның, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Тыл хезмәтчәннәре һәм республикадан килгән концлагерьларның балигъ булмаган бер тоткыны 50 мең сум күләмендә түләүләр алды", - диде ул.
ТР буенча РПФ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада 8,7 мең ветеран — 75 мең, 23 мең тыл хезмәтчәне 50 мең сум алган. Барлык түләүләр апрель аенда башкарылган. Шулай итеп, Җиңүнең 75 еллыгына барлыгы 31 803 кеше бер тапкыр бирелә торган түләү алды.