Татарстанга аграрийларга кредит бирү өчен РФ бюджетыннан өстәмә 152,9 млн. сум бүлеп биреләчәк

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан федераль бюджеттан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен өстәмә 152,9 млн. сум алачак. Мондый карар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде, дип хәбәр итә республика аграр ведомствоның матбугат хезмәте.

"Бу елга ташламалы кредит бирү буенча субсидияләр лимиты 725,7 млн.сум тәшкил итә, – дип билгеләп үтелә хәбәрдә. – Татарстанда аграрийларга ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, ул 1-5% тәшкил итә».

Ташламалы кредитлар үсемлекчелек һәм Терлекчелек, сөт терлекчелеген үстерүгә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бирелә. Ташламалы кыска сроклы кредитның максималь күләме 600 млн. сумнан да артмаган.

Вәкаләтле банклар тарафыннан 15,9 млрд. сумлык кредит алуга 211 гариза бирелгән. Субсидияләрнең агымдагы калдыгы 170,9 млн. сум тәшкил итә, бу якынча 4,8 млрд.сумга ташламалы кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International