Татарстанда балалар бакчалары штат режимында 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
"Хәзерге вакытта балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә. 12 майдан аз комплектлы авыл уку йортлары укучылары (20 балага кадәр) парта артына утырып, штат режимында үз мәктәпләрендә укыячаклар», — диелә хәбәрдә.
Шулай ук Татарстанның калган укучылары 12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелә. 1-нче сыйныфтан 8-нче сыйныфка кадәр укучылар укуларын дистанцион форматта 23-нче майда төгәлләячәкләр, өлкән сыйныф укучылары — 9 — 11-нче сыйныф укучылары уку елын 30 — нчы майда төгәлләячәкләр.