Татарстан синоптиклары 9 майда һава торышы начарлану турында кисәтте. Фаразлаулар буенча, республика территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. "9 майда 14 сәгатьтән яшенле һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә", — диелә хәбәрдә. Татарстанның көнчыгыш районнарында җил тизлеге секундына 24 метрга җитәргә мөмкин.