Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Лаеш районында Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле кырлардан кайтмаган туганнары турында якты истәлекне сакламаган бер генә йорт та юк.
15 меңнән артык райондашыбыз фронтка китте, 11 меңе кире кайтмады…
Без геройларыбызның якты истәлеген изге итәбез, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы алдында баш иябез!
Без сезгә, кадерле ветераннар, тыныч күк йөзе, ирекле ил һәм тормыш өчен, зур хөрмәт белән ел саен үткәрелә торган искиткеч бәйрәм өчен, йөрәкләребездә бары җылы хатирәләр генә калдырып, без сезгә чын күңелдән рәхмәтлебез.
Бу якты бәйрәмдә озак елларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, йортыгызда бәхет, җан җылысы һәм тынычлык телим. Сезне һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәте, хөрмәте һәм кайгыртуы тоеп яшәгез!
Халкыбызның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә кабызылган ут сүнмәсен!