Татарстанда 12 майдан муниципалитетлар арасындагы даими маршрутлар яңартыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Рейсларның ешлыгы һәм даими рәвештә башкарылуы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өчен, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, корректировкаланачак», — диелә хәбәрдә.
Автовокзал һәм автостанцияләрдә биналар һәм транспорт чаралары дезинфекцияләнде, килүчеләрнең социаль дистанциясен үтәү өчен полосалар төшерелде. Персонал шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Битлекләр һәм перчаткалар пассажирларга да кирәк. Санитар таләпләрнең үтәлешен ташучылар контрольдә тотачак.
Автобус маршрутлары расписаниесе турында тулырак мәгълүматны автовокзал белешмәсе аша белергә мөмкин.
Татарстанда 1 апрельдән муниципалитетлар арасында һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу туктатылды.