Татарстанда 12 майдан балаларны планлы вакцинацияләү башлана

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Татарстанда 12 майдан башлап ике юнәлеш буенча барлык милек рәвешләрендәге медицина оешмалары эшен башлап җибәрәчәкләр. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Беренче юнәлеш-алдан язылу һәм барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәү буенча декретацияләнгән контингентны медицина тикшерүләрен үткәрү. Сүз азык-төлек продуктларын һәм эчәргә яраклы суны җитештерү һәм сату, балаларны тәрбияләү һәм укыту, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшләүче кешеләр турында бара.

"Икенче — без балаларны планлы вакцинацияләүне яңадан башлап җибәрәбез. Моның өчен балалар поликлиникалары участокларда вакцинация вакытының кемгә килеп җитүен анализларга һәм балаларны алдан язылу буенча чакырырга тиеш», — дип дәвам итте Патяшина.

Поликлиникаларда күңелсезлекләрдән, чиратлардан качарга кирәк. Термометрияне үткәрергә һәм пациентлардан анамаз җыярга кирәк, дип ассызыклады спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International