Татарстан акрынлап коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларыннан чыга башлый. 12 майдан республикада смс-хәбәрләр системасы һәм күчкәндә белешмәнең мәҗбүрилеге гамәлдән чыгарыла. Әмма өйдән чыкканда кешеләр битлек, ресиратор яки бәйләвеч кияргә тиеш. Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлекләрдән тыш, теләсә нинди перчаткалар киеп йөрү һәм дистанцияне үтәү мәҗбүри.
- Азык-төлек булмаган товарлар сата торган хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм объектлар үз эшләрен яңарталар. Мондый объектларның сәүдә залының мәйданы 400 кв.метр тәшкил итәргә тиеш, шулай ук объектка аерым тышкы керү урыны булырга тиеш. Моннан тыш, автосалоннар үз эшен башлап җибәрә, - ди Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Никахларны тантаналы рәвештә теркәү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта 10 кеше катнаша ала. Санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни һәм башка чаралар үткәрү тыела, алар төрле чараларда, шул исәптән паркларда, скверларда, сәүдә үзәкләрендә, аттракционнарда һәм башка урыннарда катнашуны күздә тота.
Шулай ук спорт үзәкләренең, йөзү бассейннарының, мунчаларның, төнге клубларның, кинотеатрларның, балалар уен бүлмәләренең, балалар күңел ачу үзәкләренең һәм башка күңел ачу оешмаларының, санатор-курорт һәм санатор-сәламәтләндерү оешмаларының, балалар лагерьларының, тернәкләндерү үзәкләренең, шулай ук сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренең, ваклап сату базарларының эшчәнлеге туктатылды. Искәрмә булып даруханәләр, азык-төлек товарлары сатучы һәм аерым керү мөмкинлеге булган мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтүче объектлар тора. Җәмәгать туклануы объектлары дистанцион рәвештә һәм китереп тору белән дәвам итә. Кибетләрнең кичке сәгать 22дән иртәнге 6га кадәр эшләвен тыю саклана.
Вице-премьер үз-үзеңне изоляцияләү режимын 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтәргә киңәш ителә, дип өстәде. Коронавирус йогышы расланган кешеләр белән элемтәгә керүчеләрнең барысы да 14 көн дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.