12 майдан Татарстанның район һәм шәһәр судлары эшне яңадан башлап җибәрәчәк. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк. Хәзер читтән торып эшләү алгоритмы эшләнә, ул процесста барлык якларга да катнашырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Суд департаменты идарәсе матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өчен кертелгән кайбер чикләүләр бетерелә. Шулай итеп, республика халкы бүтән эштән СМС-пропуск яки белешмәләргә заказ бирергә тиеш түгел, урамда йөри ала, әмма битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.