Татарстанда балалар бакчалары өчен абонент түләве 12 майдан исәпләнә. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Сишәмбе, 12 майда штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак. Балаларны йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында белешмәләр белән кабул итәчәкләр, аныучасток педиатрларыннан мессенджерлар яки электрон почта аша алырга мөмкин.