Татарстанда шәһәрләр һәм торак пунктлар урамнары мобиль полиция һәм Росгвардия төркемнәре патрульлек итә, алар битлек режимын үтәүне контрольдә тота. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. "Полиция һәм Росгвардиянең мобиль төркемнәре тарафыннан урамнарда һәм җәмәгать урыннарында эш оештырылган. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм республика башкарма хакимияте органнарының 12 территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан моңа кадәр беркетмәләргә кул кую хокукын беркеттек, сәүдә пунктларының, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләренең эше тәэмин ителә», — дип сөйләде Песошин. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә транспорт предприятиеләре эшен контрольдә тота. Ул «ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»карарының төп нигезләмәләрен аңлата. Анда шулай ук битлек режимын бозган өчен җаваплылык турында әйтелә. Белешмәлек инде муниципалитетларга җибәрелгән,