Ел башыннан Татарстанда 2,1 мең гектардан артык урман торгызылды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте. Бүгенге көнгә 2 мең гектарда урман культуралары утырту, 97 гектарда урман үстерү эшләре башкарылды.
2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарның сакланышы» төбәк проекты буенча «Экология» милли проекты 4,7 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләрен башкарачак. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан бирле тормышка ашырыла, аның максаты — 2024 елга карата урманнарны 100 процентлы яңадан торгызу балансын тәэмин итү.